В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Учреждение елына 14 меңгә кадәр килүче кабул итә ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). Рөстәм Миңнеханов һәм республика башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан федераль университеты каршындагы күп функцияле стоматология поликлиникасында булдылар.
Копылов урамындагы 4а йортта 2021-2023 елларда капиталь ремонт уздырылган. Биредә балалар, терапия, ортопедия, ортодонтлык һәм хирургия бүлекләре, шулай ук теш-техник лабораториясе каралган. Поликлиника елына 14 меңгә кадәр килүче кабул итә ала.
Учреждениедә медицина ярдәме алу гына түгел, ә стоматология буенча белем бирү программасы ярдәмендә квалификация күтәрү дә мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов поликлиника биналарын карады, уку сыйныфларында булды һәм техник җиһазлар белән танышты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.