Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2022, 12:45

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар

Шәһәр халкы ит, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, шикәр, он, ярма һәм фермерлар продукциясен арзанлы бәядән сатып ала ала.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче апрель). Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин булды. Алар фермерлар продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары сатыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәсенең эше белән таныштылар.

Мәйданчыкта сәүдә 6:00 дән башланды. Ярминкәдә үз продукцияләрен Саба, Нурлат һәм Балтач районнары фермерлары, шулай ук республиканың кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәкъдим итте. Ярминкәгә 14 млн сумга якын җирле җитештерү продукциясе китерелгән: бәрәңге һәм яшелчәләр – 25,3 тонна, сыер ите – 6,5 тонна, кош ите – 1 тонна, төрле сөт ризыклары – 9,3 тонна, сыр – 1,1 тонна, атланмай – 1,2 тонна, шикәр – 60 тонна, он – 8 тонна, ярмалар – 4 тонна, йомырка – 72,4 мең данә.

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать паркының ярминкә мәйданчыгын һәм сәүдә павильоннарын карады, азык-төлек ассортименты һәм бәяләре белән танышты, шулай ук сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров быел шикәр, он, яшелчәләргә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә бу товарларны китерү күләме сизелерлек арткан. «Гадәттәгечә халык монда сыйфатлы продуктларны сәүдә челтәрләренә караганда түбәнрәк бәяләрдән сатып ала ала, – диде министр. – Агымдагы ярминкәне исәпкә алып, барлыгы 1 млрд сумнан артык продукция сатылган».

Исегезгә төшерәбез, традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре 19 нчы мартта эшли башлады.

Видеорепортаж

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Казан» агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар
Барлык яңалыклар