Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2023, 13:41

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар

Китерелгән продукциянең гомуми бәясе 10 млн сум тәшкил иткән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче апрель). Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар. Сәүдәдә Арча, Кукмара һәм Мамадыш районнары вәкилләре, шулай ук республиканың кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнашты.

Фермерлар барлыгы 10 млн сумлык продукция алып килгән иделәр. Бу – 40 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 10 тонна шикәр, 8 тонна сыер ите һәм он, 4,5 тонна сөт, 4 тонна ярма, 1,2 тонна май, 1 тонна кош ите һәм сыр һәм 32,4 мең данә йомырка.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы товарлары ассортиментын бәяләде, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте. Ул «Казан» агросәнәгать паркының колбаса эшләнмәләре ясаучы җитештерү мәйданнарында булды.

Республика Рәисе һәм Казан Мэры белән бергә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды.

Исегезгә төшерәбез, Казан халкы өчен сәүдә атна саен шимбә көннәрендә 15 мәйданчыкта 22 нче апрельгә кадәр оештырыла. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук Яр Чаллыда, Яшел Үзән районында һәм Түбән Камада үткәрелә. 4 ярминкә көнендә, 18 нче марттан 8 нче апрельгә кадәр, сәүдә мәйданчыкларына 253,5 млн сумлык товар китерелгән. Ярминкәләр үткәрү өчен 32 муниципаль район, 3,3 меңнән артык транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Видеорепортаж

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар, 15.04.2023
Барлык яңалыклар