В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Картинаны Мостай Кәримнең шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча төшергәннәр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Сюжет үзәгендә – яшь сержант-танкист Любомир Зух һәм испан коммунистларының кызы Мария-Терезаның мәхәббәт тарихы. Картинаның вакыйгалары Бөек Ватан сугышы елларында бара. Фильм автор-фронтовик шаһит булган реаль вакыйгаларга нигезләнгән.
Фильмны караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин фильмны төшерүчеләр һәм актерлар белән аралаштылар, алар нәфис фильмга югары бәя бирде. «Бик гыйбрәтле тарих», – дип ассызыклады ТР Рәисе.
Мостай Кәрим – башкорт әдәбияты классигы һәм дөнья мәдәни фондын баеткан күренекле әсәрләр авторы. Аның 100 дән артык шигъри һәм чәчмә әсәрләр җыентыгы, 10 нан артык драма әсәрләре басылып чыга. Мостай Кәрим – берничә әдәби бүләкләр һәм премияләр лауреаты, Бөек Ватан сугышында катнашучы.