В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче тапкыр сәхнә боз мәйданчыгы уртасында урнаштырылган, анда «Оммаж» төркеме, DJ Timur Ptahin һәм M’Dee чыгыш ясады.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген «Черек күл» паркында шугалакны ачу тантанасы булды. Бозга ук урнаштырылган сәхнәдә концерт оештырылган иде, ә бозга дистәләгән казанлы чыкты. Бәйрәм чарасында шәһәр халкы белән бергә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да булды.
Парк кунаклары өчен бозда чын дискотека оештырылган иде. Быел сәхнәне беренче тапкыр шугалак үзәгенә урнаштырдылар. Казанлылар Казанның «Оммаж» төркеме, DJ Timur Ptahin музыкасы астында шуа алды, ә кичәнең хедлайнеры M’Dee тәхәллүсе астында танылган Мади Токтаров булды. Казахстаннан килгән башкаручы хитларын да, шулай ук үзенең яңа альбомыннан җырларын да башкарды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин парк буйлап уздылар, тимераяклар прокаты пунктын карадылар, анда аренда өчен 26-47 үлчәмнәрдәге 450 пар бар. Шуа белмәгән балаларга махсус җайланмалар – «фигурист ярдәмчеләре» бирелә.
Шулай ук республика һәм шәһәр башлыгы Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең сувенир продукциясен дә бәяләде. Корнер прокат пунктында урнашкан, кибеттә җылы бияләйләр, Казаннан истәлекле сувенирлар һәм яңа ел тәбрикләмәләре сатып алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, шугалак эш көннәрендә 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшли, ялларда – 10:00-23:00. Техник тәнәфес – 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр. Инвентарьларны шугалак ябылырга бер сәгать кала бирүдән туктыйлар.
Яңа ел төнендә «Черүк күл» паркында массакүләм шуу һәм бәйрәм концерты оештырылачак. Тимераякларны 2:00 сәгатькә кадәр арендага алырга мөмкин булачак, ә программа үзе 3:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Паркка килүчеләргә бәйрәм кәефен артистлар бүләк итәчәк, ә төн уртасында зур экраннарда Россия һәм Татарстан Президентларының мөрәҗәгатьләрен трансляцияләү башланачак. Казанның «Менә-менә» дип аталган парклар һәм скверлар кышкы программасына барлыгы 87 чара кергән.