В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР рәисе һәм Казан мэры территорияне, никах үзәген һәм җәмәгать туклануы учреждениеләрен карап чыктылар
Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте
Бүген милли комплексның ярминкә мәйданында гаилә фермерлык хуҗалыклары һәм күнчелек, көмеш бизәнү әйберләре эшләү һ.б. белән шөгыльләнүче оста-һөнәрчеләр продукциясе тәкъдим ителде.
Комплекс кунаклары «Туган авылым» рестораны эше белән таныштылар. Соңрак «Калейдоскоп» ресторан-театрында булдылар. Биредә аларга Казан тарихы турында видеороликлар күрсәттеләр, шулай ук «Туган авылым» комплексын һәм «Туган батыр әкиятләре йорты» проектын тәкъдир иттеләр.
Комплекс территориясендә никах үзәге дә урнашкан, анда 2023 елда мөселман традицияләре буенча 170 тән артык тантана үткәрелгән.
«Туган авылым» милли комплексына 2005 елда Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә нигез салынды. Бүген ул туристларның һәм шәһәр халкының яраткан урыны. Узган ел комплекста 1,3 млн кеше булган, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.