Алар күлләр системасын экореабилитацияләү һәм территорияләрне төзекләндерү нәтиҗәләре белән таныштылар
.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казанның Аккош күле урман-паркында булдылар. Алар күлләр системасын экореабилитацияләү һәм территорияләрне төзекләндерү нәтиҗәләре белән таныштылар.
Урман-паркы «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыяте һәм ТАИФ компанияләр төркеме тырышлыгы белән торгызылды. Проект кысаларында Аккош күлләре каскадына масштаблы экореабилитация уздырылды. Паркта кибеп баручы Кече Аккош күлен чистарттылар һәм элек югала барган ике күлне яңадан торгыздылар. Эш барышында күл төбен 4-5 метрга кадәр тирәнәйттеләр. Су китмәсен өчен, ике күл төбенә бентонит балчык нигезендә бентоматтан торган махсус өч катлы экран салынган.
Күлләрне су белән тутыру өчен суырту станциясе төзелгән. Җир астында Зөбәрҗәт күленнән Аккош күлләренә 1,5 чакрым озынлыктагы торба сузылган. 1,5 млн. куб. м диярлек су тутырылган.
Рөстәм Миңнехановка сулыкларга суны табигый чистартырга ярдәм итәчәк махсус үсемлекләр утыртылачагы турында хәбәр иттеләр. Татарстан Президенты үз чиратында табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану өлкәләрендә күлләрне биотехник тернәкләндерүгә студентларны җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Аннары күзәтүдә катнашучылар көймәләргә күчеп утырдылар. ТР Президентына Аккош күле территориясенең шәһәр халкының яраткан ял итү урыны булуын сөйләделәр. Җәй көне күлләр, анда променадлар, агач идәннәр, пикник зоналары, прокат пунктлары һәм туклану павильоннар урнашкан пляж ялы үзәгенә әйләнә. Коры Аккош күле үзенең чаралар календаре белән фестиваль мәйданчыгына әверелә. Стратегик актив үзләштерү зонасында җәяүлеләр челтәре, керү зоналары үзгәртеп корылган, эскәмияләр һәм балалар мәйданчыклары урнаштырылган, яктырту үткәрелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Урман-паркының күпчелек өлеше шәһәр урманы буларак эшләячәк, бу мохиткә минималь йогынты, җәяүлеләр челтәрен саклап калу һәм агачларны санацияләүне аңлата. Үсемлекләрнең сирәк очрый торган төрләре булган аеруча кыйммәтле территория балалар белем бирү мәйданчыклары һәм тынычта ял итү зоналары урнашкан ландшафт парк-тыюлыгы зонасына күчәчәк, ә экотроплар һәм өстәмә күперләр күлләр системасын тоташтырачак. Паркны төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
ТР Хөкүмәте порталы фоторепортажы
ТР Хөкүмәте порталы видеорепортажы