Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2024, 10:19

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казанның 19 нчы гимназиясендә булып кайттылар

2023 елда учреждениенең өстәмә корпусы төзелде, ә төп бинада капиталь ремонт үткәрелде

Фото: Денис Гордийко

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның яңартылган 19 нчы гимназиясендә булып кайтты. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм шәһәр мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Кунаклар укучылар белән аралаштылар, учреждение җитәкчелеге белән аның алга таба үсеше турында фикер алыштылар, төп бинаның капиталь ремонтын бәяләделәр һәм яңа өстәмә корпуста булдылар. Мәгариф оешмасындагы барлык эшләр 2023 елда башкарылган. Исегезгә төшерәбез, гимназиянең 300 кешегә исәпләнгән ике катлы янкормасы гыйнварда беренче укучыларны кабул итте. Корпуста 12 уку кабинеты, 372 урынга исәпләнгән иркен ашханә, спорт залы, уеннар һәм ял итү өчен күпфункцияле зона, өстәмә гардероб җиһазландырылган.

Объект «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелгән. 800 кешегә исәпләнгән учреждениедә моңа кадәр проект куәтеннән ике тапкыр артык сандагы укучы белем алган. Мәктәп ашханәсендә бер урынга 18 укучы туры килгән – барлык балаларны ашату өчен 15 тәнәфес соралган. Хәзер мәктәп рестораны форматында эшләүче яңа ашханәдә барлык укучылар 4 тәнәфестә төшке ашны ашап өлгерәләр.

Иске бина җәй көне капиталь ремонтланды. Эшчеләр түбәләрне алыштырдылар, фасадны, инженерлык челтәрләрен, керү төркемен, актлар һәм спорт залларын, санитария бүлмәләрен яңарттылар.

19 нчы гимназия шәһәрнең халык күпләп яши торган районында урнашкан. Бүген биредә 58 сыйныф – 1,8 меңнән артык бала белем ала. Балалар белән 104 укытучы эшли, шуларның 38 е – югары һәм 41 е – беренче категорияле.

Исегезгә төшерәбез, яңа уку елына Казанда өч мәктәп төзү планлаштырыла. 1224 урынга исәпләнгән ике белем бирү учреждениесе Родина урамында һәм М14 микрорайонындагы Андрей Адо урамында барлыкка киләчәк, тагын бер 1501 урынга исәпләнгән мәктәп «Весна» торак комплексындагы Азат Аббасов урамында ачылачак. Моннан тыш, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе территориясендә остазлык мәктәбе төзелә. Корпус 270 урынга исәпләнгән.

Тулаем алганда, соңгы 10 елда Казан Россиянең миллион халык яшәгән шәһәрләре арасында социаль объектлар төзү буенча лидерлыкны нык тота. Әйтик, узган ел ТР башкаласында мәктәпләр төзү буенча шәһәр рекорды куелды – 1 нче сентябрьгә 6 мең укучыга исәпләнгән дүрт яңа уку йорты ишекләрен ачты. Мәктәпләр Совет (М.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназия корпусы), Яңа Савин (107 нче гимназия), Киров (182 нче политехник лицей корпусы) һәм Идел буе (186 нчы лицей корпусы) районнарында барлыкка килде.

Бүгенге көндә Казанда 170 муниципаль мәктәп эшли, аларда 164 меңгә якын бала укый.

Видеорепортаж

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казанның 19 нчы гимназиясендә булдылар
Барлык яңалыклар