Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.08.2020, 14:48

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казан вертолет заводында булып кайттылар

Башкалада Казан вертолет заводы төзелүгә 80 ел тулуга багышланган тантаналы чара булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). Казан вертолет заводы Татарстанның һәм бөтен илнең вертолет төзелеше тармагын үстерүгә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводы төзелүгә 80 ел тулуга багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.

Чарада Казан Мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Авиация сәнәгате департаменты директоры Дмитрий Лысогорский, «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Андрей Богинский, «Казан вертолетлар заводы» ГАҖ идарә итүче директоры Юрий Пустовгаров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, илнең эре авиатөзелеш предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Тантаналы чара ахыргы җыю цехы мәйданчыгында узды. Рөстәм Миңнеханов Казан вертолетлар заводы җитештергән вертолетлар күргәзмәсен карады һәм «Хезмәт даны» музее экспозициясе белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында заводның юбилее ТАССР 100 еллыгын бәйрәм итү елына туры килүен билгеләп үтте. «80 ел – ул вертолет төзүчеләренең бер буын юлы. Ул авыр сугыш елларында По-2 төнге бомбардировщиклар чыгарудан башланды һәм легендар вертолетлар линейкасын җитештерү белән дәвам итте. 80 елда заводта 11 мең 638 вертолет төзелде, дөньяның 92 иленә 4 меңнән артык вертолет техникасы экспортка җибәрелде», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, 90нчы елларда предприятие исән кала алган һәм яңа үсеш нокталарын таба, үзенең конструкторлык бюросын булдыра алган. Шулай итеп, КВЗ конструкторлык бюросы «Ансат» вертолетын төзи. Бүген әлеге вертолет санитар авиацияне үстерү флагманына әйләнде һәм инде тышкы базарларга чыга. ««Ансатлар» куелган бурычларны лаеклы үти һәм Россиянең төрле төбәкләрендә кешеләр тормышын саклап кала», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Казан вертолетлар заводы – дәүләт оборона заказын башкаручыларның иң зурларыннан берсе. Армиягә ышанычлы Ми-8 машиналары җытештерелә. «Бу ай башында завод Россия Оборона министрлыгына 5 хәрби-транспорт вертолетын тапшырды һәм хәрбиләрнең ышанычын тагын бер кат аклады», – дип хәбәр итте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов яңа Ми-38 вертолетын предприятие үсешенең перспектив юнәлешләреннән берсе дип атады. Февраль аенда Ми-38 беренче граждан заказчысына тапшырылды. Бүген әлеге машиналарны тапшыруга әзерләнә, ә «Армия-2020» халыкара форумы кырларында «Россия Вертолетлары» холдингы илнең Оборона министрлыгы белән ике Ми-38 вертолетын җитештерүгә контракт төзеде.

Казан вертолетлар заводы соңгы елларда җитештерүне модернизацияләү буенча зур эш башкарды. Техник кораллануга 11 млрд. сумнан артык акча кертелгән.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республикада һәрвакыт завод ихтыяҗларына зур игътибар белән карадылар, җитештерүне һәм аның кадрлар потенциалын саклап калу өчен кирәкле бөтен нәрсә дә эшләнде. «Завод республиканы Россия һәм дөнья базарларында лаеклы тәкъдим итә», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты завод коллективын юбилей датасы белән котлады һәм билгеләнгән максатларга ирешүдә уңышлар теләде.
Фоторепортаж
Казан вертолет заводы төзелүгә 80 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар
Барлык яңалыклар