Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2023, 15:05

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә булдылар

Татарстан Рәисе һәм Казан Мэры укыту программалары белән таныштылар, концерт залын карадылар һәм интерактив музейда булдылар.

Фото: rais.tatarstan.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче апрель). Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин узган елның октябрендә капиталь ремонттан соң ачылган П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә булдылар.

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин укыту программалары белән таныштылар, концерт залын, кече залны карадылар, музыка мәктәбенең интерактив музеенда булдылар. Кунаклар өчен экскурсияне уку йорты директоры Яков Туркенич үткәрде.

Мәктәптә укыту һөнәри һәм гомуми үсеш программалары буенча алып барыла, укучыларның төп өлеше һөнәри программалар буенча белем ала. Ел саен бу уку йортын 80 гә якын укучы тәмамлый, аларның күбесе махсус мәдәният һәм сәнгать уку йортларына укырга керә.

Исегезгә төшерәбез, Горький урамындагы 22/26 номерлы йортны, ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора, музыка мәктәбенең 90 еллыгына тулысынча реконструкцияләделәр. Юбилеена учреждение яңартылган биналар гына түгел, ә яңа музыка кораллары да алды. Моннан тыш, эчке ишегалды камера концертлары үткәрү өчен җиһазландырылган. Мәктәпне ачу уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында Казан Мэры Илсур Метшин белән бергә Россиянең халык артистлары Денис Мацуев һәм Константин Хабенский да котлады.

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар