Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.08.2020, 13:10

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Седьмое небо» торак районы төзелеше концепциясе белән таныштылар

27,7 га мәйданда төрле каттагы 44 бина төзү күздә тотыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Казанның Совет районында «Седьмое небо» торак районы төзелешенең архитектура концепциясен бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр. Проект буенча фикер алышуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм башкалар катнашты.

Территориядәге төзелеш турында проект җитәкчесе, «ОСА» архитектура бюросы вәкиле Алексей Шалаев сөйләде. 27,7 га мәйданда төрле каттагы 44 бина - торак йортлар да, офис-сәүдә бүлмәләре дә төзү күздә тотыла, дип хәбәр итте ул. Торак төзелеше комфорт класска караган 4,7 мең тирәсе фатирны үз эченә алачак. Моннан тыш, социаль инфраструктура - мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү каралган.

Район территориясе транспорт белән тәэмин ителгән, шул исәптән янәшәдә метро станциясе урнашачак. Биналар кулануга 2023 елдан 2027 елга кадәр этаплап тапшырылачак.

Р.Миңнеханов «Седьмое небо» торак районы төзелеше концепциясен уңай бәяләде. ТР башлыгы төзелешкә комплекслы якын килергә, кешеләргә яшәү өчен кирәкле бөтен нәрсәне, шул исәптән социаль объектларны һәм башка инфраструктураны күздә тотарга кирәклеген билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар