В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә велосипед һәм җәяүлеләр маршрутлары төзелгән, агачлар утыртылган, эскәмияләр һәм велосипед парковкалары урнаштырылган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы август). ТР башкаласында Кремль транспорт дамбасы буйлап территорияне төзекләндерделәр. «Казан» гаилә үзәгеннән Кремль яр буена кадәрге участокта велосипедта йөрү өчен маршрут төзегәннәр, агачлар утыртканнар, эскәмияләр урнаштырганнар. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин эш нәтиҗәләрен бәяләделәр.
Яр буеның төзекләндерелгән өлеше шәһәрнең тарихи үзәген, Кремль һәм яр буен Гаилә үзәге, Фестиваль бульвары һәм «Яшьләр» скверы урнашкан яңа микрорайон белән бәйләде. Рәис сүзләренә караганда, бу территориядә велоузышлар, йөгерүләр һәм спорт марафоннары үткәрү планлаштырыла.
Велосипед-җәяүлеләр маршрутының озынлыгы 2 км тәшкил итә. Халыкка уңайлы булсын өчен, 26 эскәмия, 45 велопарковка һәм 13 урна урнаштырылган. Моннан тыш, җәяүлеләрне тузаннан һәм траспорт бүлеп чыгарган газлардан саклаучы 3,7 меңләп агач һәм куак утыртылган. Моннан тыш, ял итү өчен әйләнеп торучы эскәмияле һәм шәһәр манзарасы белән хозурлану өчен рекреацион кесәләр каралган.
Җәяүле маршрут буенча иллюстратор Гүзәл Бану стенага граффити ясаячак.
Җәяүлеләр зоналары буйлап территориянең табигый концепциясенә туры килгән эскәмия-бүрәнәләр урнашкан. Ярның бер өлеше су басу вакытында саклану өчен таш белән капланган. Иске бүрәнә дә сакланган, ул монда төзекләндерелгәнче булган һәм шәһәр халкы тарафыннан ял итү өчен актив кулланылган. Казанлылар бу төзекләндерелгән участокны йөреп кайту, велосипедта, самокатларда йөрү, шулай ук балык тоту өчен кулланалар инде.
Рөстәм Миңнехановны ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зинатуллина һәм башкалар озатып йөрде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның августында Рөстәм Миңнеханов яр буен карап чыкканнан соң, шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен уңайлы ял итү урыны булсын өчен, территорияне төзекләндерергә кушты.