Учреждениедә ике төп профиль каралган – хирургия һәм лаборатория
Фото: Денис Гордийко
Медицина учреждениесе 2021-2023 елларда төзелә һәм Академик Лаврентьев урамы, 13 адресы буенча ачыла. Ике төп профиль каралган – хирургия һәм лаборатория. Беренче катта ике операция бүлмәсе бар. Аларның берсендә рентген-аппарат контроле астында операцияләр ясарга мөмкин, бу хирургларның эш нәтиҗәлелеген арттыра.
Палаталар табибны чакыру төймәләре белән җиһазландырылган. Һәр койко-урын янында махсус консольләр бар, алар ярдәмендә кирәк булганда медицина газлары бирелә. Инфекциягә шикләнелгән пациентлар өчен махсус изоляцияләнгән палата әзерләнгән.
Икенче катта заманча автомат анализаторлар һәм биоматериал тапшыру өчен куркынычсыз шлюзлар системасы белән лаборатория урнашкан. Монда елына 220 меңгә кадәр тикшеренү үткәрергә була.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин клиниканы карап чыктылар һәм медицина хезмәтләрен алга таба камилләштерү буенча учреждение планнары белән таныштылар. Үзәк ярдәмендә шулай ук 100 яңа эш урыны барлыкка килде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Шулай ук пациентлар өчен гинекологик һәм урологик операцияләрне көтү вакыты кыскарачак. Быел хирурглар 1,4 меңгә якын операция ясарга планлаштыралар – 1 меңнән артык гинекологик һәм 100 урологик, шулай ук 300 дән артык пластик хирургия буенча.
Яңа медицина үзәге – инвестиция проекты, аңа «Нуриевлар клиникасы» компанияләр төркеме 237 млн сумнан артык үз акчасын керткән. Учреждение төзелеше өчен җир участогы ТР Рәисе боерыгы белән бүлеп бирелгән. Проект ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан Мэриясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.