Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2025, 10:22

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләр белән көрәш идарәсе бинасын карадылар

Хезмәткәрләргә уңайлы эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган

Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең яңа бинасында булдылар. Мәйданы 7,3 мең квадрат метрлы дүрт катлы йорт Большая Красная һәм Карл Фукс урамнары чатында урнашкан. Монда хезмәткәрләргә уңайлы эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Беренче өч катта административ, хезмәт һәм махсус бүлмәләр урнашкан. Төзелешнең җир асты өлешендә 66 машина урынына исәпләнгән ике катлы автомобиль тукталышы урнашкан.

Кунаклар хезмәткәрләр кабинетларын, киңәшмәләр һәм видеоконференция элемтәсе залларын бәяләделәр, дәлилләрне саклау блокларын, гариза бирүчеләр һәм тоткарланучылар белән эшләү бүлмәләрен, архивны карадылар.

Бина сак һәм янгын сүндерү сигнализациясе, җилләткеч, видеокүзәтү системалары һәм архив һәм техник бүлмәләрдә автоном янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылган.

Яңа объектны караганнан соң Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышына кушылды, дип хәбәр иттеләр Республика рәисе матбугат хезмәтендә.
Барлык яңалыклар