Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2025, 13:21

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «ТАССРның 100 еллыгы» метро станциясендә тоннель үткәрү корылышын башлап җибәрделәр

Объект Юлиус Фучик һәм Рихард Зорге урамнары киселешендә урнашкан

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин бүген Казан метрополитенының «ТАССРның 100 еллыгы» станциясе төзелеш мәйданчыгында булдылар. Объект Юлиус Фучик һәм Рихард Зорге урамнары киселешендә урнашкан, бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов «Казметрострой» АҖ һәм «Метроэлектротранс» МУП хезмәт коллективлары вәкилләре белән аралашты. «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов Казан метрополитенының икенче сызыгының беренче участогын – «Тулпар» («Сахарова») станциясеннән «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә кадәр төзелешнең барышы һәм темплары турында сөйләде.

Ул икенче линия үсеше схемасын тәкъдим итте һәм файдаланылган куәтләр һәм чыганаклар турында сөйләде.

«ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә «Айсылу» тоннель үткәрү корылышын эшләтеп җибәрү төймәсенә басу үзәк вакыйга булды.

Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкы исеменнән Рөстәм Миңнехановка Казан метрополитенын актив үстергәне өчен рәхмәт белдерде. «Казуның чираттагы этабы тәмамланды, — дип билгеләде мэр. — Казанлылар өчен бу бик мөһим, бик зур рәхмәт».

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов метро төзүчеләргә һәм «Метроэлектротранс» хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Марат Рәхимов шулай ук Универсиада авылы ягына метро төзү планын тәкъдим итте.

Яңа метро станциясе төзелеш мәйданчыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да катнашты.
Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «ТАССРның 100 еллыгы» метро станциясендә тоннель үткәрү корылышын башлап җибәрделәр
Барлык яңалыклар