В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Татарстан башкаласының арт-объектларына багышланачак.
Фото: Татарстандагы Рус география җәмгыяте матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель). 22 нче апрельдә Казанда Шәһәр ориентирлашуы һәм туган якны өйрәнү буенча Tat-Rus спорт-интеллектуаль уены узачак. Аның быел юбилей елы, һәм ул Татарстан башкаласының арт-объектларына багышланачак, дип хәбәр итә республикадагы Рус география җәмгыятенең матбугат хезмәте.
Шәһәр халкы ике категориянең берсендә катнаша ала, уенның старты урам экстрим-паркында биреләчәк. «Дәрвиш» категориясендә казанлыларга шифрларны һәм табышмакларны чишәргә, шулай ук бөтен команда белән йөрү маршрутын үтәргә туры киләчәк. Чара 10:10 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Икенче категория – «Көнгерә» – гаилә белән катнашуны күздә тота. Анда 14 яшькә кадәрге балалар, шулай ук аларның әти-әниләре һәм педагоглары катнаша ала. Старт 11:00 сәгатьтә булачак.
Һәр команданың бурычы – маршрут битендә тасвирланган контроль пунктларны узу. Маршрут үткәннән соң җаваплар формага языла, ә җаваплар җибәрелгән вакыт финиш вакыты дип санала. Сынауларны узганда махсус физик әзерлек таләп ителми, әмма җәмәгать һәм шәхси транспорттан файдаланырга ярамый, дип белдерә оештыручылар.
Уенда катнашу бушлай, сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк.