Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.03.2023, 11:32

Коммерцияле булмаган оешмаларның җитәкчеләре һәм педагоглары Казанда инвалид балаларны иҗади мохиттә социализацияләү турында фикер алышачак

Түгәрәк өстәл 10 нчы мартта «Симург» ял үзәгендә узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы март). Казанның «Симург» ял үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү темасына түгәрәк өстәл уздырылачак. Фикер алышуда коммерцияле булмаган оешмаларның җитәкчеләре һәм педагоглары катнашачак.

Түгәрәк өстәлдә «Симург» үзәге мисалында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны иҗатка интеграцияләү, аутистик спектры бозылган балалар һәм аларның норматипик яшьтәшләре өчен проектларны гамәлгә ашырганда мәктәпләр һәм коммерцияле булмаган оешмаларның хезмәттәшлеге, шулай ук аутистик спектры бозылган балалар белән аралашканда музыка чараларын куллану кебек аспектлар каралачак. Моннан тыш, түгәрәк өстәлдә катнашучылар коммерцияле булмаган оешмаларның һәм мәдәният учреждениеләренең дәүләт-шәхси партнерлыгы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү буенча бердәм методик база булдыру һәм «Чикләрсез Казан» фестивален үткәрү турында фикер алышачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара 10 нчы мартта 14:00 сәгатьтә Петербург урамы, 57 адресы буенча узачак. Анда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Түгәрәк өстәлне «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәме белән «Синең файдага» хәйрия фонды оештыра.

Барлык яңалыклар