В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашуда катнашу өчен 8 (843) 221-80-36 телефоны аша алдан язылып куярга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина Казанда гражданнарны кабул итәчәк.
Ул республика халкының сорауларына 31-нче октябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлегендә җавап бирәчәк: Кремль ур., 12/20. Татарстанстат җитәкчесе белән очрашу өчен 8 (843) 221-80-36 телефоны аша алдан язылып куярга кирәк, дип хәбәр итәләр ТР буенча баш федераль инспектор аппаратында.