Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.10.2022, 17:42

«Ак Бүре» спорт мәктәбе җитәкчесе: «Без мобилизацияләнүчеләрнең балаларына ярдәм итүне күздә тоткан әлеге кирәкле программаны хуплыйбыз»

«Батыр» картасы буенча балалар тренажер залына һәм бассейнга йөри алачаклар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче октябрь, Юлия Летникова). «Батыр» картасы ярдәмендә Казан халкының балалары шәһәрнең 20 учреждениесендә, шул исәптән «Ак Бүре» спорт мәктәбендә дә спорт белән бушлай шөгыльләнә ала. Мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең балалары өчен спорт объектларына бушлай йөрү ташламасының спорт мәктәбендә ничек тормышка ашырылуы турында журналистларга аның җитәкчесе Павел Никулин сөйләде.

«Без мобилизацияләнгән казанлыларның балаларына ярдәм итү буенча кирәкле һәм вакытында булдырылган программаны хуплыйбыз. Балалар физкультура һәм спорт белән бушлай шөгыльләнә алсын өчен барысын да эшләячәкбез», – дип ассызыклады Павел Никулин.

Хәзер «Ак Бүре» спорт мәктәбендә мобилизацияләнүчеләрнең балалары бассейнда бушлай йөзә һәм тренажерлар залында шөгыльләнә ала. Моның өчен аларга спорт комплексына килү һәм ресепшендагы администраторга мөрәҗәгать итү дә җитә. Балаларның үзләре белән «Батыр» картасы, тискәре йогынтысы булмау турында медицина белешмәсе һәм спорт формасы булырга тиеш. «Администратор барлык мәгълүматка ия, моннан тыш, бездә мобилизацияләнүчеләрнең балалары белән эшләү өчен җаваплы тәҗрибәле хезмәткәрләр билгеләнде», – дип ышандырды «Ак Бүре» җитәкчесе.

Тренажер залында «Батыр» картасы буенча дәресләр дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә 16:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр уза. Балалар белән 15 еллык стажы булган тренер – Денис Габдрахманов эшләячәк.

Бассейнда дәресләр якшәмбе көнне 14:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр оештырылган. Йөзә белгән балалар зур бассейнда шөгыльләнәчәк, ә йөзә белмәүчеләр – кечкенәләрендә, аларга тренер да биреләчәк. Бассейнга бару өчен паразитологик тикшерү нәтиҗәләре турында белешмә дә кирәк, дип искәртте П.Никулин.

Ул «Ак Бүре»нең барлык теләүчеләр өчен дә тренировкалар оештыра алачагына ышандырды: «Без тренировкалар вакытын, төркемнәрне уңайлы итеп тупларлык итеп планлаштырдык. Теләге булган һәркем өчен вакыт бар, ә кирәк булса, дәресләр уза торган көн санын арттырачакбыз. Әлеге эш кирәкле һәм уртак». Тренировкалар буенча спорт мәктәбенә өч бала мөрәҗәгать иткән.

Өстәмә мәгълүматны +7(843)276-63-08 телефоны буенча ачыкларга була, шулай ук «Ак Бүре»гә керү юлында мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен спорт мәктәбенә бушлай йөрү турында мәгълүмат урнаштырылган. Спорт мәктәбе Р.Ваһапов урамы, 17, 17а, 19 адресы буенча урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышын уздырды. Киңәшмә барышында шәһәр башлыгы мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында җиткерде, алар арасында мобилизацияләнгән кешеләрнең балалары бакчаларга бушлай йөрүе һәм анда бушлай туклануы, мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителү һәм җәмәгать транспортында йөрү, мәдәни һәм спорт учреждениеләренә түләүсез бару бар.

Ярдәм чараларыннан ничек файдаланырга һәм кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында KZN.RU порталы белешмәлегендә укыгыз.

Фоторепортаж
Казанда мобилизацияләнүчеләрнең балалары мәдәният һәм спорт учреждениеләренә түләүсез бара ала
Видеорепортаж
13.10.2022 16:30
Казанда мобилизацияләнүчеләрнең балалары спорт учреждениеләренә бушлай йөри ала
Барлык яңалыклар