Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2018, 16:23

"Велодобро" проекты җитәкчесе: "Без балаларга 1000 велосипед бүләк итәргә планлаштырабыз"

Ярты ел эчендә 322 велосипед аз керемле гаиләләрдәге балалар арасында яңа хуҗаларын тапканнар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). 322 бала бүләк итеп велосипед алды, Татарстанның берничә шәһәрендә Игелек велойөрешләре узды, ә киләчәктә Казанның "Велодобро" проекты тәҗрибәсен Россиянең күп кенә шәһәрләре үзләштерергә планлаштыралар. Проект башланганнан соң ярты ел гына узды, әмма активистлар зур нәтиҗәләргә иреште инде һәм бүген үз максатларына ышаныч белән баралар – төзекләндерелгән 1000 велосипедны балаларга тапшырырга кирәк.

"Велодобро" проекты Казанда 1 июньдә Президент грантлары фонды ярдәмендә старт алды. Активистлар иске һәм кулланылмый торган велосипедларны һәм аларга комплект өлешләрен җыялар, ремонтлыйлар, аннары авыр тормыш шартларына дучар булган гаилә балаларына, ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга бүләк итәләр.

Проектта катнашучылар беренче велосипедларны үзләренең танышлары һәм дусларына җыйдылар, ремонтладылар, буядылар, ә 3 июньдә узган Бөтендөнья велосипед көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә аларның гаиләләренә, "Благие дела" хәйрия фонды карамагындагыларга бүләк иттеләр.

Кыска гына вакыт эчендә проект төрле юнәлештәге җирле хәйрия һәм иҗтимагый оешмаларга, шулай ук бөтен республика халкыннан ярдәм алды һәм "Игелекле Казан" шәһәр проектының мөһим өлешенә әверелде. Моннан тыш, велоактивистлар тәҗрибәсе белән Россиянең һәм Казахстанның башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә кызыксынды - күпләр үз шәһәрләрендә тәҗрибә тупларга карар кылды. Исегезгә төшерәбез, узган атнада проектны Казан Ратушасында узган "Игелекле Казан" форумында катнашучылар һәм кунакларга тәкъдим иттеләр.

"Проектны гамәлгә ашыруның беренче биш аенда бик күп эшләр башкарылды: без ваемсыз булмаган гражданнар алып килгән велосипедларны бушлай ремонтлау буенча социаль мастерскойлар ачтык, проектны тәкъдир иттек һәм республиканың берничә шәһәрендә Игелек велойөрешләре һәм очрашулары үткәрдек", - дип сөйли "Велодобро" проекты җитәкчесе Айгөл Гарипова. Велоузышлар Мамадыш, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай һәм Яшел Үзәндә узды. Һәр шәһәрдә акциядә катнашучылар проект турында сөйләп кенә калмадылар, иске һәм файдаланылмый торган велосипедлар да җыйдылар, төзекләндерелгән мохтаҗ балаларга тапшырдылар. Моннан тыш, һәр шәһәрдә халык теләсә кайсы вакытта иске һәм файдаланылмый торган велосипедлар китерә ала торган җыю пунктлары ачу турында килешүгә ирешелде. "Безнең планнарда – мең велосипед тарату", - дип аңлатты Айгөл Гарипова.

Казанда бүген иске велосипедларны кабул итүнең берничә ноктасы эшли. Велосипедларны һәм запас частьларны түбәндәге адреслар буенча тапшырырга мөмкин: Бауман ур., 70 – "Orange Bike" велопрокаты, алдан 8(987)211-36-43 телефоны буенча элемтәгә керергә; Бойничная ур., 5 (беренче йөгерү мәктәбе) – алдан 8(917)277-82-54 телефоны буенча элемтәгә керергә; Мәсгүт Латыйпов ур., 24 (ТР Велосипедчылар Союзы штабы) – 8(909)307-93-93 телефоны буенча алдан язылырга; Ямашев пр., 17; шулай ук кышкы вакытта шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә икенчел чималның мобиль кабул итү пунктында.

Хәзерге вакытта проект активистлары Казанның гына түгел, республиканың башка шәһәрләренең төрле учреждениеләре белән дә актив хезмәттәшлек итәләр. Әйтик, күптән түгел "Велодобро" проектын Татарстан башкаласында урнашкан "Бала-сити" Кембридж халыкара мәктәбендә тәкъдим иттеләр. Анда катнашучылар иске һәм файдаланылмый торган велосипедларны җыйдылар. Моннан тыш, алар балалар приютында булдылар, анда төзекләндерү һәм балаларга кире кайтару өчен 50 иске велосипед алынган. Шулай ук активистлар Питрәчтә булдылар, анда интернат-мәктәп тәрбияләнүчеләренә 30 велосипед бүләк иттеләр һәм балалар өчен велосипедта йөрү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Ярты ел эчендә барлыгы 700-дән артык велосипед һәм аларга комплект элементлар җыелган, 322 велосипед ремонтланган һәм балаларга тапшырылган.

Проектны гамәлгә ашыру барышын социаль челтәрләрдәге битләрдә күзәтеп була: https://vk.com/velo_dobro @velodobro, Велодобро.рф.

Барлык яңалыклар