В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сезонлы ярминкәләр эшли башлаганнан бирле шәһәрнең сәүдә мәйданчыкларына 161,8 млн сумлык продукция китерелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Алинә Бережная). Бүген Казанда гадәттәге язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамлана, анда бөтен Татарстаннан авыл хуҗалыгы продукциясе арзан бәягә тәкъдим ителә. Ямашев проспекты, 71а адресы буенча урнашкан 16 мәйданчыкның берсендә сәүдә барышы һәм продукция ассортименты белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин танышты.
Ярминкәдә кызу сәүдә иртәдән башланды. Сәүдә нокталары сатучылары сөйләгәнчә, сатып алучыларны чакырып торырга да кирәкми, алар иртәнге сәгать 6-дан палаткалар алдында чиратка тезелә. Бүген Яңа Савин районының сәүдә ноктасында Татарстан агрохолдингларының һәм Яңа Чишмә районы аграрийларының продукциясе кулай бәядән тәкъдим ителгән. Мәйданчыкка барлыгы 4 млн. сумлык товар китерелгән. «Товарны таратып тезергә дә өлгермәдек, халык күпләп җыелды, Казанда ярминкәләрне яраталар - кибетләрдә мондый төр продукцияне сатып алып булмый», - дип сөйләде сатучы Айрат Хөснетдинов.
Пасха бәйрәме алдыннан шәһәрлеләрдә йомыркалар аеруча популяр, аларның бәясе уртача 10 күкәйгә 60 сум тәшкил итә. Икенче урында - сөт, аның 1 литр бәясе 30 сум тәшкил итә, өченче урында – яшелчә. Гадәттәгечә, бәрәңге һәм кишерне сатып алып бетерәләр, аның бәясе 1 кг өчен 16 һәм 30 сум.
Сатып алучылар арасында ярмалар һәм бакалея шулай ук популяр. Мәсәлән, шикәр комы 1 кг өчен 37 сум, карабодай - 30 сум һәм бодай 1 кг өчен 10 сум тора.
Биредә шулай ук бәлешләр, икмәк, куличлар һәм башка камыр продукциясе тәкъдим ителә. «Ярминкәләрне бик яратам, мондый арзан бәяләрдән тагын кайда шул кадәр азык-төлек сатып алам әле? Сыйфатлы ризык алу өчен хәтта чиратта торырга да әзермен», - дип сөйләде Казанда яшәүче Разия Мөхәммәтова.
Ярминкәдә ит продукциясе дә сатып алырга мөмкин, ассортиментта тавык, каз, дуңгыз, сыер ите һәм күркәдән стейк кебек затлы ризыклар тәкъдим ителә. Барысы да түбән бәядән булу өстенә яңа әзерләнгән дә, дип ышандыра ветеринария контроле. «Һәр иртә без азык - төлек сыйфатын бәялибез, безнең тарафтан чыгарылган нәтиҗәдән башка сатучылар сәүдә итә башламыйлар, ярминкәләр эшләү дәвамында хокук бозу очраклары булмады», - дип билгеләп үтте 25-нче номерлы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе ветеринария табибы Ирина Матвеева.
Денис Калинкин да продуктларның югары сыйфатлы булуына инанды. Күчмә киңәшмәнең башка катнашучылары – Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, шәһәрнең Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев белән бергә ул сәүдә рәтләре буенча йөрде, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.
Денис Калинкин Кубань көнбагышларын сыгып өйдә ясалган табигый агызып сатыла торган көнбагыш маен татып карады. Сатучы Татьяна Кузнецова билгеләп үткәнчә, май сәламәтлек өчен бик файдалы. «Дөрес тукланырга кирәк, безнең май зарарлы кушылмаларсыз , яратып әзерләнгән», - дип сөйләде сатучы Т.Кузнецова.
Исегезгә төшерәбез, язгы авыл хуҗалыгы шимбә ярминкәләре Казанда атна саен 30-нчы марттан 27-нче апрельгә кадәр узды. Килүчеләр өчен шәһәрнең барлык районнарында 16 мәйданчык эшләде, алар 6.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ачык иде. Ярминкәләр эшләгән вакыт эчендә 161,8 млн. сумлык продукция китерелде.