Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2024, 13:23

Казан Изге Ана иконасы соборы хәрабәләренә федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусы биреләчәк

Татарстанда махсус саклана торган 5,8 мең объект исәпләнә

Фото: Денис Гордийко

Мәгарә гыйбадәтханәсе булган Казан Изге Ана иконасы соборы хәрабәләре федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә керәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте. Ул мондый статусны Богородица хатын-кызлар монастыреның бөтен ансамбле алачак, дип өстәде.

Әлеге карар быел тәмамланган дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы нигезендә кабул ителгән. Элек объектлар җирле әһәмияттәге статуска ия булган. Быел бәяләү процедурасы Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда урнашкан тагын 100 объектка карата үткәреләчәк.

Берничә объектны федераль реестрдан чыгару планлаштырыла, чөнки аларның күбесе совет чорыннан соң җимерелгән һәм яңадан торгызу мөмкин түгел. «Бу җир кишәрлегенә карата хокукларның чикле булуы сәбәпле эшләнә. Һәм мондый күренеш, беренче чиратта, Казанга хас», – дип аңлатты Иван Гущин. Бүгенге көндә исемлек һәм шартлар билгеләнә.

Быел федераль реестрга 20 республика археология һәйкәле кертеләчәк. Шуларның өчесе – Казанда.

Хәзерге вакытта Татарстанда махсус саклана торган 5825 объект исәпләнә, шуларның 2259 ы – архитектура һәм тарих һәйкәлләре, 3058 е – археология объектлары һәм 508 е – тарихи җирлекләрдә шәһәрне формалаштыручы объектлар.

Камилә Вилданова

Барлык яңалыклар