В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Матч Шәһәр көнен һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). «Рубин» кичә «Тамбов» белән тигез исәпкә уйнады. Россия премьер-лигасы кысаларындагы матч Шәһәр көнен һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланды.
Уен 2:2 исәбе белән тәмамланды. «Тамбов» капкасына ике голны да Джордже Деспотович кертте. Алты матч нәтиҗәләре буенча «Рубин»да 8 очко бар, команда турнир таблицасының 10-нчы юлын алып тора. «Тамбов» азрак артта кала – командада 4 очко һәм премьер-лигада 14-нче урын.
«Рубин»ның якындагы матчы 13-нче сентябрьгә планлаштырылган. Казанлылар Мәскәү «Динамо»сына каршы уйнаячак.