Россия премьер-лигасының чираттагы матчы «Ак Барс Аренда»да узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль). Казан «Рубин»ы 22-нче июльдә Мәскәүнең «Спартак» командасы белән очрашачак. Россия премьер-лигасының чираттагы матчы «Ак Барс Аренда»да узачак.
Казан клубының арсеналында узган 29 уен нәтиҗәләре буенча 8 җиңү һәм 35 очко. «Спартак» хәзерге вакытта «Рубин»нан алда бара - аларның 10 җиңүе һәм 36 очкосы бар. Турнир таблицасында мәскәүлеләр 9-нчы урында, ә казанлылар - 10-нчы урында.
Казанның «Ак Барс Арена»сында уен 22-нче июльдә 19.00 сәгатьтә башлана. «Рубин» футбол клубы матбугат хезмәте лиганың яңа регламенты нигезендә тамашачылар саны стадион трибуналары сыйдырышлылыгының 10%-ыннан артмаска тиешлеген искә төшерә. Кунак командасы тамашачылары стадионга кертелмәячәк.