В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан футболчылары Мәскәү "Локомотивы" яисә Красноярскиның "Енисее" белән очрашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). "Рубин" "Казан Аренада" Россия Кубогының 1/8 финалы кысаларында Мәсәүнең "Динамосын" отты. Чирек финалда Казан уенчылары 2 уен уздырачак - Мәскәү "Локомотивы" яисә Красноярскиның "Енисее" белән. "Рубинның" көндәше 31 октябрьдә билгеле була. Чирек финалның беренче уены 5 декабрьдә узачак, икенчесе - 2019 елның 24 февралендә.
Шул ук вакытта Россия Чемпионаты дәвам итә. Рубинның алдагы уены "Казан Арена" стадионында узачак. Ул 29 октябрьдә 20.30 сәгатьтә Мәскәүнең "Спартак" командасы белән очрашачак.