Фан-парк матч башлануга ике сәгать кала – 14.30 сәгатьтә ачылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). 16-нчы мартта «Рубин» Казанда Россия чемпионатының 20-нче туры матчында «Ростов»ны кабул итәчәк. Уен «Казан Арена» стадионында 16.30 сәгатьтә башлана. «Рубин» белән «Ростов» арасындагы очрашуга Санкт-Петербургтан 37 яшьлек Сергей Лапочкин җитәкчелегендәге арбитрлар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк.
Матч алдыннан җанатарларны стадиондагы фан-паркка чакыралар, анда футбол яратучыларны гладиаторлар, арбалет-нур тирлары, «Разрежь кочан» уены, квадроканат көтә. Фан-парк матч башлануга ике сәгать кала – 14.30 сәгатьтә ачылачак.
Шулай ук зур ябык холлда «Казан Арена» медиафасады астында Евгений Башкировның автограф-сессиясе, киберфутбол зоналары, «Игра престолов» уен һәм тематик фотозонасы оештырылачак.