В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Рубин» бүгенге көндә 6 уенда гына җиңде һәм 29 очко җыйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). 7-нче апрельдә «Казан Арена»да җирле «Рубин» һәм Туланың «Арсенал»ы очраша. Уен Россия чемпионаты кысаларында оештырыла.
Бүгенге көндә 21 уен нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласының көндәше Россия футбол премьер-лигасында алгы позициядәрәк бара. Әйтик, «Арсенал» исәбендә 8 җиңү һәм 30 очко бар. «Рубин» бүгенге көндә 6 уенда гына җиңде һәм 29 очко җыйды.
«Рубин» - «Арсенал» матчы Казан футбол стадионында 16.30 сәгатьтә узачак, дип хәбәр ителә башкала клубы сайтында.