В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Матч вакытында Сәет Галиев урамында һәм Кремль яр буенда транспорт тукталышы чикләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). Иртәгә, 9-нчы ноябрьдә, Казан «Рубин»ы үз кырында Мәскәү «Динамо»сы белән очрашачак. Матч Үзәк стадионда узачак. Шул сәбәпле Сәет Галиев урамында һәм Кремль яр буенда транспорт тукталышы чикләнәчәк.
Матч 14.00 сәгатьтә башлана. Аны үткәрү чорында Сәетгалиев урамы Ташаяк урамыннан Кремль яр буена кадәрге участокта; Кремль яр буенда Сәетгалиев урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге участокта, шулай ук Кремль яр буеннан Меңьеллык мәйданына кадәрге юлда транспорт тукталышы тыелачак.
Казанлыларның алдагы матчы тигез исәп белән узды. 4-нче ноябрьдә Самараның «Крылья Советов» командасы белән узган уен 0:0 исәбе белән тәмамланды. Бүгенге көндә Россия премьер-лигасының турнир таблицасында «Рубин» - 12нче, «Крылья Советов» – җиденче, ә хәзерге көндәш, «Динамо» – 13-нче урында, дип хәбәр ителә «Рубин» футбол клубы сайтында.