Шәһәрне үстерү институты кураторы тыңлаучыларга Крестовниковларның элеккеге заводын реновацияләү турында сөйләде
Фото: Шәһәрне үстерү институты
Казанда WALL архбюросы җитәкчесе, Шәһәрне үстерү институты кураторы Рубен Аракелян катнашында тематик чаралар сериясе старт алды. Очрашулар ТР башкаласы мэры Илсур Метшин кушуы буенча оештырылды.
Беренче чара Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Urban planning киңлегендә узды, биредә Рубен Аракелян студентлар һәм Шәһәрне үстерү институты хезмәткәрләре белән очрашты. Чарада 100 дән артык кеше катнашты.
Спикер бертуган Крестовниковларның элеккеге заводын реновацияләү турында сөйләде, шуннан соң ул Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина белән берлектә Вахитов мәйданын үзгәртеп кору проектын карады. Экспертлар киңлекнең ничек формалашачагы, шулай ук аның территорияне ничек тулыландырачагы турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында Илсөяр Төхвәтуллина ел саен Шәһәрне үстерү институты кураторы сыйфатында илнең әйдәп баручы архитекторларын җәлеп итәргә тәкъдим итте. Әлеге позицияне беренче булып Рубен Аракелян алды. Аның архбюросы 100 дән артык проект эшләгән. Казанда Шәһәрне үстерү институтының беренче кураторы бертуган Крестовниковларның элеккеге заводы территориясен реконструкцияләү проекты өстендә эшли һәм Вахитов мәйданын үзгәртү концепциясен эшләүдә катнаша.
«Безгә Рубен Аракелянның проектларга карашы, аның сизгерлеге, профессиональлеге һәм бөтен җаны-тәне белән эшкә бирелүе ошый. Быел аның белән хезмәттәшлеккә бик шат булачакбыз. Шәһәрне үстерү институты хезмәткәрләре һәм КДАТУ студентлары мондый иҗади очрашуларда күп файдалы мәгълүмат алыр, осталыкларын һәм профессиональ дәрәҗәләрен күтәрерләр дип ышанам», – дип билгеләп үтте Казанның баш архитекторы.
Быел Рубен Аракелян белән тагын берничә очрашу, мастер-класслар һәм воркшоплар уздыру планлаштырыла. Аларда Шәһәрне үстерү институты хезмәткәрләре һәм КДАТУ студентлары катнаша алачак. Илсөяр Төхвәтуллина сүзләренчә, киләсе елда Шәһәрне үстерү институты белән эшләячәк кураторлар кандидатуралары турында да фикер алышулар инде башланган.