В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар 17 нче декабрьгә кадәр 10:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). Иске Татар бистәсендә Мәскәүнең мобиль туристлык-мәгълүмат үзәкләре эшли башлады, анда казанлылар Россия башкаласында Яңа ел ялын оештыру турында белә алачак.
Мәйданчыкта 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Мәскәү чәй эчүе» узачак, анда барлык теләүчеләргә чәй тәкъдим ителәчәк. Казанлылар Россия буенча открыткаларны бушлай җибәрә һәм призлар уйнатуда катнаша алачак. Балаларның күңелен аниматорлар ачачак, яшь шәһәрлеләр өчен викториналар һәм уеннар узачак.
Мәскәүнең күчмә мәгълүмат үзәкләре 17 нче декабрьгә кадәр 10:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк. Алар К.Насыйри һәм З.Солтан урамнары киселешендә урнашкан.