Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2020, 11:30

Раштуа фестивале Сәйдәшев исемендәге Казан Дәүләт Зур концертлар залында узачак

26-нчы декабрьдән 6-нчы гыйнварга кадәр камера оркестрлары концертлары, саундтреклар аранжировкаларын тәкъдир итү һәм балалар өчен тамашалар планлаштырылган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Раштуа фестивале Казанның Сәйдәшев исемендәге Казан Дәүләт Зур концертлар залында 26-нчы декабрьдән 6-нчы гыйнварга кадәр узачак. Программада - камера оркестрлары концертлары, популяр фильмнарга саундтрекларның авторлык аранжировкаларын тәкъдир итү, балалар өчен тамашалар.

Шулай итеп, 26-нчы декабрьдә кунакларга «Венский вальс» программасын тәкъдим итәчәкләр. Иоганн Штраус композицияләрен Анна Гөлишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры башкарачак, солистлар - Айсылу Сәлмәнова һәм Илдар Рәхимов .

27-нче декабрьдә «Яңа ел бал-маскарады» булачак: Renaissance камера оркестры һәм вокалистлар популяр классик һәм эстрада әсәрләрен башкарачак.

30-нчы декабрьдә Микаэл Таривердиевның «Ирония судьбы» кинофильмына иҗат ителгән әсәрләре яңгыраячак. Аларны «Яңа музыка» камера оркестры, ТРның атказанган артисткасы Юлия Җиһаншина һәм Максим Мулин башкарачак.

3-нче гыйнварда тамашачыларны неоклассика стилендә «Яңа ел киномиксы» музыкаль кичәсенә көтәләр. Наталья Железных (рояль), кыллы квартет һәм Евгения Пронина (вибрафон) танылган фильмнарга саундтрекларның авторлык аранжировкаларын тәкъдим итәчәкләр.

4-нче гыйнварда «Шәмнәр астында Раштуа» концертында ТР Дәүләт кыллы квартеты, Мария Шумарина җитәкчелегендәге саксофоннар квартеты, Александр Охин җитәкчелегендәге «Авангард» ансамбле һәм башка музыкантлар башкаруында музыка яңгыраячак.

«Джазда кызлар гына түгел» концертында 5-нче гыйнварда Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә ТР Дәүләт камера хоры һәм Jive Group чыгыш ясаячак.

Органлы музыка 6-нчы гыйнварда  Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында яңгыраячак. Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, «Зарядье» Мәскәү концертлар залы баш органисты Лада Лабзина һәм Мария Шумарина (саксофон) чыгыш ясаячак.

27, 29 һәм 30-нчы декабрь, 3, 4, 5-нче гыйнварда 10.30 һәм 13.30 сәгатьтә иң яшь кунаклар өчен «Золушка» әкияти тамашасы узачак. Тамашачыларны спектакль алдыннан сәхнәдән Кыш бабай белән Кар кызы тәбрик итәчәк. Ә фойеда теләгән һәркем чыршы фонында фотога төшә алачак, дип хәбәр итә әйдәшев исемендәге Казан Дәүләт Зур концертлар залы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар