Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.10.2021, 12:35

Буе, авырлыгы, йонының төсе һәм биркасы булу: Казанда сукбай этләрне саный башладылар

Ике атна дәвамында ветакадемия студентлары хайваннарны фотога төшереп, алар турында мәгълүматларны махсус анкетага кертәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь, Алинә Бережная). Татарстан башкаласында сукбай этләрне исәпкә алу башланды, аны ике атна дәвамында Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары үткәрәчәк. Алар җыйган мәгълүмат сукбай хайваннарның санын билгеләргә, шәһәр һәм республика структураларының эшенә төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Исәпкә алучылар шәһәрнең 10 участогы буенча бүленгән. Бүген студентлар ветаакадемия укытучылары һәм кинологлар белән бергә – барлыгы 10-га якын кеше –Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында исәпкә алуны башлап җибәрде. Этләрне ешрак очратырга мөмкин булган урыннарга аерым игътибар биреләчәк: гаражларга, автостоянкаларга, сәнәгать зоналарына, шәхси секторга һәм башкаларга.

Исәпкә алучылар үз юлларында очраган барлык этләрне фотога төшерәчәк, ә алар турында мәгълүматлар махсус анкетага кертеләчәк. Этнең яшен, буен, йонының төсен, симезлек дәрәҗәсен, авыру билгеләрен, хайванның характерын билгеләргә кирәк булачак, анализ өчен башка критерийлар да кулланыла. Җыелган мәгълүматлар бердәм документка берләштереләчәк, ул сан һәм сыйфат күрсәткечләрендә чагылыш табачак. «Этләр төрле була, агрессив яки тыныч, хайванның үз-үзен тотышын уйлап бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә без хайванга якын килмәячәкбез, тасвирламаны фото буенча эшләячәкбез», – дип сөйләде ветакадемия аспиранты Анастасия Бутова.

Һәр участокны исәпкә алучылар, ким дигәндә, өч тапкыр тикшерәчәк, шуңа күрә методның төгәлсезлеге минималь, дип билгеләп үтте ул. «Эт бик сирәк, гадәттән тыш хәлләрдә, стресс яки куркыныч вакытында гына күченә, шуңа күрә күп кенә хуҗасыз хайваннар 10-15 ел бер территориядә яши», – дип билгеләп үтте Анастасия Бутова.

«Төркем булып яшәүче хайваннар күп, алар социальләшкән Алар белән без алга таба инде булдырылган схема буенча эшли алабыз: тоту, стерильләштерү, вакцинацияләү, элеккеге яшәү территориясенә чыгару. Ә мотивы булмаган агрессия күрсәткән этләр белән зоопсихологларга эшләргә туры киләчәк, бу приютларның тулылану проблемасын хәл итәчәк», – дип аңлатты Анастасия Бутова.

Исәпкә алучылар арасында сукбай хайваннарның тормышы турында ишетеп белүчеләр дә бар. Ветакадемиянең 2-нче курс студенты Динә Кадямова гаиләсендә 16 ел элек приюттан Кузя кушаматлы эт барлыкка килгән. «Хуҗасыз хайваннар токымлы этләр кебек үк мәхәббәткә мохтаҗ. Безнең Кузя питомниктагы эттән дә ким түгел, шундый ук акыллы, ә иң мөһиме тугры. Мин этләрне исәпкә алу эшенә үз өлешемне кертүемә шатмын, күп кенә хайваннар үз өйләрен табар дип өметләнәм», – дип сөйләде ул.

Хайваннарны санауның мондый тәҗрибәсе Мәскәүдә һәм Ростов-на-Донуда кулланылган инде. «Хайваннарны исәпкә алу – Бөтендөнья хайваннарны саклау оешмасының нәтиҗәләрне ничек исәпләү һәм интерпретацияләү турындагы киңәшләре ул», – дип билгеләп үтте Казан ветеринария академиясенең ветеринария медицинасы факультеты деканы Фәрит Нургалиев.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бүген Казанда 10 меңгә якын хуҗасыз эт исәпләнә, әмма бу сан төгәл түгел. «Шәһәр Мэрының Казанны шәһәр халкы өчен куркынычсыз һәм хайваннарга карата гуманлы шәһәр итү йөкләмәсе бар, – дип ассызыклады ул. –шәһәр халкы өчен бик мөһим. – Бүгенге көндә норматив һәм реаль саннар буенча аерма бар, әлеге этләр санын алу, алга таба да без эшли, карарлар кабул итә алсын өчен, дөрес картинаны сурәтләр дип өметләнәм». Искәндәр Гыйниятуллин шулай ук песиләрне исәпләүнең дә күздә тотылуы турында өстәде. «Башта этләрне дә, песиләрне дә санарга теләдек, әмма башта этләрне саныйбыз дигән карарга килдек, чөнки песиләрдән куркыныч азрак», – дип билгеләп үтте ул.

Исегезгә төшерәбез, Казанда эт исәбен алу турындагы карар  хуҗасыз хайваннар проблемасын хәл итүгә багышланган түгәрәк өстәлдә кабул ителде, аны шәһәр Мэры Илсур Метшин үткәрде.

Фоторепортаж
Казанда этләр санын алу башланды
Видеорепортаж
20.10.2021 11:27
Казанда этләр санын алу башланды
Барлык яңалыклар