Респондентларның һәм исәпкә алучыларның иминлеген тәэмин итүнең иң яхшы юлы - исәпкә алуны онлайн узу мөмкинлеге булачак.
Фото: Денис Гордийко
«Иминлек мәсьәләләре өстенлекле, чөнки халык санын алу - бик зур проект, аны йөзләгән мең кеше тормышка ашыра, ә анда илнең барлык халкы катнаша, - дип сөйләде Павел Малков. Бу физик, эпидемиологик һәм мәгълүмати куркынычсызлыкка кагыла».
Исегезгә төшерәбез, халык санын алу сроклары куркынычсызлык мәнфәгатьләрендә киләсе елның апреленә күчерелде. Үтеп керү авыр булган төбәкләрдә ул инде октябрьдә старт алды һәм июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Росстатта билгеләп үтүләренчә, респондентлар һәм исәп алучылар куркынычсызлыгын тәэмин итүнең иң яхшы ысулы булып, 1-нче апрельдән 25-нче апрельгә кадәр бердәм дәүләт хезмәтләре порталында исәп алу кәгазьләре сорауларына җавап биреп, онлайн катнашу мөмкинлеге торачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә россиялеләр пандемия фонында халык санын алуда катнашуның дистанцион варианты белән кызыксына башладылар. Шуңа да карамастан, исәпкә алучылар һәр фатирны һәм һәр йортны әйләнеп чыгачак. Респондентларның һәм исәп алучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук исәпкә алучыны ничек танырга икәнлеген искә төшерделәр. Исәпкә алучыларны брендланган кием - шарф, жилет һәм сумка аерып тора. Һәркемнең үзе белән паспорты һәм таныклыгы булырга тиеш. Казанда Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда 3,5 меңнән артык кешедән торган исәпкә алу персоналын җәлеп итү планлаштырыла. 8(800)707-20-20 кайнар линия телефоны буенча исәпкә алу участокларында эшләүчеләрнең фамилияләрен ачыкларга, шулай ук башка сорауларны бирергә мөмкин. Ул 10-нчы мартта эшли башлый, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы.
Беренче цифрлы сан алу вакытында мәгълүматны саклауга аерым игътибар бирелә. Павел Малков ассызыклаганча, исәпкә алу процессында бары тик шәхескә карамаган мәгълүмат кына җыела һәм беркем дә, Россия Пенсия фонды, Федераль салым хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгын да кертеп, конкрет гаилә турында мәгълүмат ала алмаячак. «Росстат шәхси мәгълүматны җыймый һәм сакламый», - дип басым ясады Павел Малков. Казан шәһәренең Дәүләт статистикасы бүлегендә искә төшерүләренчә, булачак Бөтенроссия халык санын алу кәгазьләре тулысынча аноним булачак, аларда бернинди шәхси мәгълүмат булмаячак. Мәгълүматлар җыюның төп принцибы - үзбилгеләнү - барлык җавапларны исәпкә алу кәгазьләренә респондентлар сүзләреннән язачаклар. Бернинди раслаучы документлар да кирәк булмаячак.
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1-нче апреленнән 30-нчы апреленә кадәр цифрлы технологияләрне кулланып узачак. Алдагы халык санын алуның төп яңалыгы Россия халкы тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәп алу битен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буенча йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программалы планшетлар кулланачак. Шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр биналарында да теркәлергә мөмкин булачак.