В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автор китапны Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвиговага тәкъдир итте.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь, Алинә Бережная). Россия журналисты һәм продюсеры Андрей Николаев үзенең 60 еллыгына «Наследил» хикәяләр җыентыгын чыгарды. Аңа автор үзе, аның туганнары һәм якыннары, шул исәптән Казан халкы истәлекләренә нигезләнгән әсәрләр дә кергән. Бүген шәһәр Башкарма комитетында язучы китапны Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгений Лодвиговага тәкъдир итте.
Андрей Николаев тумышы белән Казаннан. Татарстан башкаласында ул «Кичке Казан» газетасында, шулай ук Россия телевидениесендә «Вести» программасының үз хәбәрчесе булып эшләгән. Журналист киң танылуны «Скандалы недели» һәм «СССР» тапшыруы, «Пчелы против меда» проекты ярдәмендә алган.
Хәзер Андрей Николаев Мәскәүдә яши һәм эшли, әмма туган шәһәре турында онытмый. Шулай итеп, ул 2013 елгы «Кабан күле хәзинәләре» фильмының авторы һәм продюсеры булып тора, анда танылган Россия актерлары – Алексей Воробьев, Мария Кожевникова, Гоша Куценко һәм башкалар төшкән. Кино төшерү Татарстан башкаласында узган. «Минем җаным һәрвакыт Казанда яшәде, бүген таксидан чыктым да, һаваны сулагач, өйгә кайтканымны аңладым», – дип билгеләп үтте Андрей Николаев Евгения Лодвигова белән әңгәмәдә.
Журналист сүзләренә караганда, китап язуга аны әнисе этәргән – ул истәлекләр сакланган көндәлек алып барган. «Мин озак вакыт язарга хакым бармы икән дип уйладым? Моны эшләр өчен мин кем соң? Тик соңрак мин моның мөһим булуын аңладым, чөнки китап киләчәк буын турында беләчәк чорның шаһиты булачак. Хикәяләр бик мөһим кыйммәтләргә ия, алар турында сөйләргә кирәк», – дип уртаклашты Андрей Николаев.
Хикәяләр җыентыгы илдә 40-нчы, 60-нчы, 90-нчы елларда булган реаль вакыйгаларга нигезләнгән 19 кечкенә әсәрдән тора. Әсәрнең күп кенә геройлары Казан белән бәйле. Евгения Лодвигова ассызыклаганча, мондый китаплар шәһәрне яңача ачарга мөмкинлек бирә. «Мин Казан турында барлык хикәяләрне укып чыктым ,безнең шәһәр турында заманча авторларның язулары күңелле. Без Казан турында проектлар аша сөйлибез, әмма тагын шәһәр турында сәнгать аша – китаплар, фильмнар аша сөйләргә кирәк», – дип саный ул.
Китапның баш мөхәррире Ренат Әхмәтҗанов җыентыкны оештыру турында сөйләгәндә, эшнең бик җентекле булуын, авторның бөтен җанын салып эшләвен билгеләп үтте. «Без рәссамнарны җентекләп сайлап алдык, бер хикәягә иллюстрацияләрнең өчәр эскизын карадык, хәтта тендер игълан иттек», – дип хәбәр итте тулырак Ренат Әхмәтҗанов.
«Наследил» китабы матбугатка әзерлек стадиясендә инде кайбер Россия медиаперсоннары – Дәүләт Думасы вице-спикеры Петр Толстой, сенатор Олег Морозов, җырчы Ренат Ибраһимов, «Ак Барс» хоккей һәм клубы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов тарафыннан лаеклы бәяләнде.
Китап 500 нөсхәдә чыгарылган, автор аларның якыннарына һәм дусларына бүләк итәргә планлаштыра. Киләчәккә аның планнары зур – Андрей Николаев хикәяләрнең икенче җыентыгын чыгарырга тели, шулай ук автор аның әсәрләре театр куелышлары нигезенә ятар дип өметләнә.