В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Исем бирүгә кандидатлар арасында Казан да бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Россия Дәүләт Думасы ил Президенты Владимир Путин тарафыннан карауга кертелгән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен кертү турындагы закон проектын кабул итте.
Мондый исемгә лаек булган шәһәрдә шәһәр гербы сурәтләнгән стела һәм дәүләт башлыгының тиешле указы тексты урнаштырылачак. Шулай ук 1-нче майда, 9-нчы майда, Шәһәр көнендә гавами чаралар һәм бәйрәм салютлары оештырылачак, дип хәбәр ителә РФ Дәүләт Думасы сайтында.
Документ нигезендә, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме, анда яшәүчеләр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән, шәһәр территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итеп, массакүләм хезмәт батырлыгын һәм фидакарьлеген күрсәткән РФ шәһәренә бирелә.
Предприятиеләрнең дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүе яисә СССР Дәүләт Оборона Комитетының күчмә Кызыл байракларына ия булуы, предприятие хезмәткәрләрен хезмәттәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү 1941-1945 елларда шәһәр халкының хезмәт каһарманлыгы фактларын документаль рәвештә раслау өчен нигез була ала. Проект нигезендә, Россия Фәннәр академиясенең аңа кушып бирелгән эксперт бәяләмәсе белән гариза «Җиңү» оештыру комитеты тарафыннан карала.
«Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме Казанга да бирелергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, шәһәр Мэры Илсур Метшин ТР Дәүләт Советында Россия Президенты адресына үтенечнамә әзерләү инициативасы белән чыкты. ТР Дәүләт Советы депутатлары Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы инициативаны хуплады. Үтенечнамә Россия Президенты Владимир Путинга җибәреләчәк.