Гомуми медаль зачетында җыелма команда алтынчы урында тора.
Фото: Россия Олимпия комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август). Бүген Токиода Олимпиаданың 12-нче көне башланды. Россия җыелма командасы бүләкләре копилкасына күптән көтелгән алтынны синхрончылар Светлана Ромашина һәм Светлана Колесниченко китерде.
Алар олимпиаданың иң яхшы дуэты булды. Кызлар «Пауки» номеры белән чыгыш ясады. Техник һәм ирекле программалар суммасы буенча синхрончылар 195,9079 балл җыйды.
Шулай итеп, Светлана Ромашина алты тапкыр Олимпия чемпионы һәм синхрон йөзү тарихында иң титуллы спортчысы булды. Светлана Колесниченко өчен Олимпия уеннарының бу алтын медале – карьерасында икенче.
Хәзерге вакытта медаль зачетында Россия алтынчы урында тора. Җыелма команда исәбендә – 53 медаль, аерым алганда 14 алтын, 21 көмеш һәм 18 бронза. Медаль зачетында беренче өчлекне Кытай, АКШ һәм Япония тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, Олимпиада 23-нче июльдә старт алды һәм 8-нче августта тәмамланачак.