В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Liga Pro Team Американың R10 Team USA командасын 34:32 исәбе белән отты
Фото: Денис Гордийко
Михаил Панченко, Шалва Шаташвили, Михаил Юдов һәм Владислав Мелешкин турнир чемпионнары булдылар. Җиңү өчен баскетболчылар 437 мең доллар алачак. Өченче урынны Россиядән Ural Basket командасы алды, алар Кытайның MDMX коллективын 40:26 гомуми исәбе белән җиңде.
Фиджитал-баскетбол буенча турнир ике этаптан тора: цифрлы (баскетбол симуляторы) һәм физик (баскетбол 2x2). Җиңүче команда ыргытылган туплар суммасы буенча билгеләнә.
Элегрәк Россия командасы «Киләчәк уеннары»нда Counter-Strike 2 буенча турнирда җиңү яулаганлыгын хәбәр иткән идек. Финалда чемпионнар Looking For 0rg коллективыннан ватандашларын 2:0 исәбе белән җиңде.
«Киләчәк уеннары» – классик һәм цифрлы спорт төрләрен берләштерүче фиджитал-форматтагы ярышлар. Турнир программасы биш юнәлеш буенча 21 дисциплинаны үз эченә ала. Ярышларда 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнаша. Мультиспорт турнирының гомуми приз фонды 10 миллион доллар тәшкил итә.