Яңа төзелештәге фатирларны тизрәк теркиячәкләр, шулай ук машина урыннарының максималь күләменә карата таләпләр дә төшереп калдырылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). 28-нче октябрьдән күчемсез милекне теркәү өлкәсенә кагылышлы законнардагы кайбер үзгәрешләр үз көченә керде. Татарстан халкына нинди яңалыклар кагылачагы турында ТР буенча Росреестр идарәсендә сөйләделәр.
Өлешле төзелештә катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәвенең сроклары кыскартылды: электрон рәвештә гаризаны 3 эш көне һәм кәгазь документ биргәндә – 7 эш көне такләп ителә. Элегрәк бу сроклар 7 һәм 9 эш көнен тәшкил иткән иде.
«Быел 9 ай дәвамында Татарстан Росреестры төзелештә өлешләп катнашу буенча 13,5 мең килешү теркәгән. Шул ук вакытта мондый килешүләрне теркәүгә гаризаларның 40%-тан артыгы ведомствога электрон рәвештә килә. Димәк, хәзер алар 3 эш көнен дәвамында теркәләчәк. Бу Татарстанның өлешле төзелеш базарында уңай чагылыш табар дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Машина урыннарының максималь күләменә таләпләр бетерелде. Әлеге вакытка кадәр законда минималь һәм максималь үлчәм: 5,3 – 2,5 (13,25) метрга һәм 6,2 – 3,6 (22,32) метрга тиешенчә билгеләнде.
«Практикада шундый очраклар булды ки, мәсәлән, эре габаритлы транспорт чарасына ия булган милекче, ике машина урынын берләштерә, кадастр исәбенә куя һәм бер күчемсез милек объекты буларак теркәлә алмаган. Хәзер исә гражданнарны уңайлы итү өчен максималь таләпләр буенча чикләүләр гамәлдән чыгарылды, – дип аңлата Лилия Борһанова.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, быел Татарстанда машина урыннарына ихтыяҗ узган ел белән чагыштырганда 4 тапкырга арткан. Әйтик, узган ел Татарстанның Росреестры тарафыннан 9 айда 1,2 мең машина урыны теркәлгән булса, быел инде 5,6 меңгә якын.
Күчемсез милеккә хокукларны теркәү документларын күпфункцияле үзәк яки Росреестр порталы аша гына түгел, нотариуслар аша да бирергә мөмкин. Бу документ кәгазь һәм электрон формада булырга мөмкин. Беренче очракта алар нотариусның көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән языла, икенчесендә дә шулай ук, ләкин мөрәҗәгать итүче тарафыннан.
«Элегрәк кануннар нотариус тарафыннан күчемсез милек объектына хокук барлыкка килү нигезе шушы нотариус тарафыннан таныкланган килешү булган очракта яки мираска хокук турында таныклык биргәндә теркәлү турында гариза бирү каралган иде. Хәзер исә нотариусларның вәкаләтләре даирәсе киңәйде, безнең фикеребезчә, бу шулай ук гражданнарыбызның сайлау мөмкинлеген киңәйтә», – дип саный Лилия Борһанова.
«Күчемсез милекнеж дәүләт теркәве турында» федераль законга реестр эшләрен алып баруга кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Бу үзгәрешләр кәгазь чыганакларда саклана торган мәгълүмат санын минимальләштерүгә һәм цифрлы архив булдыруга юнәлдерелгән «Стоп-кәгазь» проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Стоп-кәгазь» тупланган кәгазь документларының язмышын хәл итеп кенә калмаячак, яңа документларны кабул итү тәртибен дә үзгәртәчәк – закон кәгазь чыганакларда (МФЦда, почта аша) тапшырыла торган документларны мөрәҗәгать итүчеләргә аларны электрон рәвешкә күчергәннән һәм алар нигезендә учет-теркәү гамәлләрен уздырганнан соң кайтарачагын күздә тота», – дип шәрехли Лилия Борһанова.
Хәзер ТР буенча Росреестр идарәсендә 3,7 миллионнан артык реестр эше саклана (6,4 миллион томда формалаштырылган). Һәр ай саен архивларга уртача 30 мең яңа реестр эше керә. Хәзерге вакытта 2,9 млн эшнең 70%-ы электрон рәвешкә күчерелгән.