Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2022, 13:20

Росреестр: татарстанлылар кредитны ябып бетергәнче ипотека торагында өлеш бүлеп бирә ала

Бу ана капиталын кулланганда һәм банк рөхсәте белән башкарыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Татарстанда яшәүчеләр, банк ризалыгы белән ипотеканы япканчы, ана капиталы буенча өлеш бүлеп бирә ала. Гамәлдәге законнар нигезендә, ана капиталы акчаларын кулланганда, гаиләнең һәр әгъзасы күчемсез милеккә хокуклы булачак.

Өлешләрне, Пенсия фонды акча күчергәннән соң, ярты ел эчендә сатучыга бүлеп бирергә кирәк, моның өчен тиешле килешү төзү сорала. Төзелештә өлешләп катнашканда, процедураны кабул итү-фатир тапшыру актына кул куйганнан соң 6 ай эчендә, пай кертемен торак кооперативы әгъзасы түләгәндә – соңгы түләүне керткәннән соң шул ук срокта үткәрергә кирәк.

ТР буенча Росреестр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әгәр торак ипотекага сатып алынган икән, өлешләрне кредитны тулысынча түләгәннән соң һәм бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында ипотека турында теркәү язмасын каплаганнан соң ярты ел эчендә бүлеп бирергә кирәк.

Кредит һәм ана капиталы ярдәмендә сатып алынган торакка милек өлешенең күләмен билгеләү турында килешүне банк рөхсәте булган вакытта ипотеканы тулысынча түләп бетергәнче төзергә мөмкин.

«Кредит килешүен үтәү срогы шактый озын булырга мөмкин: ипотеканы 10 елга да, 15, 20 һәм хәтта 30 елга да алалар. Шул рәвешле, ата-аналарның өлеш бирү бурычын үтәү балигъ булганнан соң да башкарылырга мөмкин», – дип аңлатты Росреестрның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Ипотеканы каплаганчы өлеш бирү – кирәк булганда торакны тизрәк сатарга мөмкинлек бирәчәк. Кагыйдә буларак, башта заемчыга ипотека бурычын түләү өчен акча табарга, аннары бөтен гаиләне өлешләп тәэмин итәргә һәм шуннан соң гына милек объектын сатарга кирәк иде. Моннан тыш, хәзерге вакытта күп кенә банкларда ипотека фатирын сатып алу программасы эшли, анда милек күчкәнче бурычны алдан капларга кирәкми. Шуңа күрә заем алучылар сатып алуны җиңелрәк һәм ышанычлырак башкара алачак.

Барлык яңалыклар