В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Закон гамәлдә булган беренче ай эчендә яңа шартлардан 115 татарстанлы файдаланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). 28-нче октябрьдә Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы белән берлектә, гараж амнистиясе буенча консультацияләр үткәрәчәк. Казанда кайнар линия 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон буенча эшләячәк: +7(843)255-25-71.
Консультацияләр даими рәвештә бу темага мөрәҗәгатьләрнең күп булуына бәйле рәвештә уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, гараж амнистиясе турындагы федераль закон үз көченә 2021 елның сентябрендә керде. Ул күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында озак еллар дәвамында россиялеләргә караган гаражларга милек хокукын теркәү мөмкинлекләрен киңәйтте. Шулай ук документта җирне гаражлар астында бушлай бирү мөмкинлеге дә каралган. Тулырак мәгълүматны Росреестрның ТР буенча идарәсе сайтында белергә мөмкин. Беренче айда гараж амнистиясеннән 115 татарстанлы файдаланган.