Ведомствоның электрон сервислары май бәйрәмнәренең бөтен чоры дәвамында штат режимында эшләячәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). ТР буенча Росреестр идарәсе 4-нче майдан 7-нче майга кадәр хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк. Ведомствоның электрон сервисларыннан казанлылар бәйрәм ялларының бөтен чоры дәвамында файдалана алачак.
Барлык электрон сервислар Росреестрның рәсми сайтында шәхси кабинетта 1-нче майдан 10-нчы майга кадәр штат режимында эшләячәк – килешүләрне теркәү яки кадастр исәбенә кую документларын онлайн рәвештә тапшырырга мөмкин булачак.
Моннан тыш, ведомство сервислары ярдәмендә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәне заказ бирергә яки Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында техник яки реестр хатасын төзәтү турында гариза бирергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте.
Шулай булса да, күчемсез милекне дәүләт теркәвенә тапшыру һәм алу «Минем документлар» офисларында гамәлгә ашырыла. Май бәйрәмнәрендә күп ункцияле үзәкләр эш режимын үзгәртәчәк.