В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8(800)100-34-34 түләүсез белешмә телефоны буенча да консультация алырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Татарстан буенча Росреестр идарәсе гражданнарны һәм күчемсез милек базары вәкилләрен кабул итү җәдвәленә үзгәрешләр кертә. Казанда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую сораулары буенча консультацияләр түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Авангард ур., 74 (7-нче подъезд) һәр чәршәмбе 8.00-дән 12.00-гә кадәр. Шул ук көнне мөрәҗәгать итүчеләр күчемсез милек объектларының үзгәрешләрен исәпкә алу, кадастр исәбеннән төшерү, адреслары үзгәрү һәм ызанлау планнарын йөкләгәндә хаталарны төзәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала.
Башка сораулар буенча консультацияләр киләсе көннәрдә үткәрелә:
сишәмбе көнне 8.00-дән 12.00-гә кадәр – юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве, күчемсез милек объектларына арест салу һәм исәптән төшерү мәсьәләләре буенча. Шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукый грамоталылыгын күтәрү максатыннан күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәү алдыннан әзерләү мәсьәләләрендә бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре өчен махсус консультация тәрәзәсе эшли.
Пәнҗешәмбе көнне 8.00-дән 12.00-гә кадәр – күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве, физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве, алыш-бирешләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчерү мәсьәләләре буенча.
Күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле мәсьәләләр буенча Росреестр колл-үзәгенең бердәм түләүсез белешмә телефоны буенча консультация алырга мөмкин: 8(800)100-34-34, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.