В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлыларга ипотека белән закон нигезендә файдаланырга һәм исәп-хисапларны банк ячейкасы аша уздырырга киңәш итәләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Татарстан буенча Росреестр идарәсе республикада яшәүчеләргә күчемсез милек белән алыш-биреш эшләре башкарганда, үзләрен мошенниклык гамәлләреннән саклап калырга ярдәм итәчәк киңәшләр бирде.
Шәхси катнашудан башка теркәүне тыегыз
Күчемсез милекнең һәр хуҗасы Росреестрга үз милке белән алыш-бирешләрнең бары тик аның шәхси катнашында гына үткәрелүе турында гариза бирә ала. Бу ялган нотариаль ышанычнамәләр кулланып, милекченең рөхсәтеннән башка милеккә хокукны күчерүбулмасын өчен кирәк. Мондый гаризаны тапшырган очракта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) тиешле язма кертеләчәк. Аның булуы документларны карап тикшермичә генә кире кайтару өчен нигез булып тора, чөнки гариза белән тиешле булмаган зат мөрәҗәгать итә.
Сезнең күчемсез милкегез белән кем кызыксынганын белегез
Күчемсез милек объекты милекчесе үзенә караган күчемсез милек объектына карата мәгълүмат соратып алган затлар турында белешмә алырга мөмкин. Белешмәдә физик, юридик затлар, җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнары, аларның күчемсез милек объекты турында белешмәләр алулары турында мәгълүмат, мондый документның датасы һәм номеры бар.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәгә заказ бирегез
Нәкъ менә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә күчемсез милек объектлары һәм аларның хуҗалары турындагы барлык актуаль мәгълүматлар белән танышырга ярдәм итә: хокукның барлыкка килүе һәм күчүе, милекче турындагы белешмәләр, объектның адресы, кадастр бәясе, объектны эксплуатациягә кертү датасы. Документта шулай ук хокукларны чикләү һәм обременение турында мәгълүмат, ир белән хатын арасында, күчемсез милек белән алыш-биреш итү турында билге, бинаның катта урнашу планы, объектның җир кишәрлегендә урнашуын схематик рәвештә чагылдыру һ.б. бар. ЕГРНнан өземтә алу өчен, МФЦга мөрәҗәгать итеп, запрос бирергә яки Росреестр порталында гариза тутырырга кирәк. Әмма Росреестрның рәсми сайты – rosreestr.gov.ru – белән беррәттән арадашчы сайтлар да очрый, шуңа күрә гражданнарны моңа игътибар итәргә чакыралар.
Ипотекадан закон нигезендә файдаланыгыз
Килешүнең ике ягын да яклаган тагын бер хокукый механизм – закон нигезендәге ипотека. Теркәлүгә документлар биргәндә сатып алучы фатирның бөтен бәясен түгел, ә бер өлешен генә түли. Калган өлешне ул милек хокукы турында таныклык алганнан соң түли. Фатир сатып алучы барысын да тулысынча түләп бетергәнче сатучыда залогта булачак. Тулысынча түләгәннән соң да сатучы ипотека буенча йөкләмәне алу турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Исәп-хисапны банк ячейкасы аша ясагыз
Исәп-хисапларның иң куркынычсыз вариантларының берсенә банк ячейкасы керә. «Килешүгә кул куйганда, сатып алучы акчаны банктан арендага алынган ячейкага, хокук күчүне теркәгәннән соң, сатучының акчаны алу шарты белән тапшыра. Сатып алучыга хокукларны теркәгәннән соң сатучы ячейкага керү мөмкинлеге ала һәм акчаларны ала. Шулай итеп, ике як та хокукның күчешен тиз арада теркәү һәм түләү яклы, һәм бу очракта беркемнең дә мәнфәгатьләре зыян күрмәячәк», – дип аңлата ТР риелторлар гильдиясе эксперты, Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Руслан Садриев.