Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2022, 12:36

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе: Татарстанда яшәүчеләр 1 нче мартка кадәр бакча участокларын бушлай хосусыйлаштыра ала

Шул ук вакытта хокукны дәүләт теркәвенә алу өчен дәүләт пошлинасы түләргә туры килмәячәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы февраль). Бер айдан да азрак вакыттан соң бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзалары тарафыннан җир кишәрлекләрен түләүсез хосусыйлаштыру программасы тәмамлана. Татарстан халкы 2022 елның 1 нче мартына кадәр, берничә шартны үтәгәндә, җирле үзидарә органнарыннан башка җир кишәрлеге алу хокукыннан файдалана алачак.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең республика идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, җир кишәрлеген түбәндәге очракларда бушлай милек итеп рәсмиләштереп була:

·         Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте һәм коммерцияле булмаган яшелчә бакчасы ширкәте 2019 елның 1 нче гыйнварына кадәр (шул исәптән үзгәртеп кору юлы белән) булдырылган, һәм участок хуҗалары, оешмага керү датасына бәйсез рәвештә, бакчачылык ширкәте әгъзалары булып торалар;

·         Җир кишәрлеге ширкәткә 2001 елның 30 нчы октябренә кадәр бирелгән һәм берләшмә әгъзаларының гомуми җыелышы карары белән бүленгән һәм гражданлык әйләнешеннән алынмаган (әйләнештә чикләнми).

«РФ Җир кодексы нигезендә җир кишәрлекләре бирү белән җирле үзидарә органнары шөгыльләнә. Гариза һәм кирәкле документларны (участокның урнашу схемасын һәм участокны бүлү турында коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте әгъзаларының гомуми җыелышының беркетмәсен) территориясендә участок булган муниципаль берәмлек администрациясенә тапшырырга кирәк», –дип аңлатты Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.

Документларны тикшергәннән соң, муниципалитет бушлай җир кишәрлеге бирү турында карар кабул итә һәм карар кабул ителгәннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча әлеге мәгълүматларны хокукны дәүләт теркәвенә алу өчен Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенә мөстәкыйль рәвештә җибәрә. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә хокукны теркәү нәтиҗәсе булып торачак. Шул ук вакытта гражданинга хокукны дәүләт теркәвенә алу өчен дә дәүләт пошлинасы түләргә туры килмәячәк.

Җир кишәрлегенә ия булу, аннан файдалану һәм эш итү (сату, бүләк итү, васыять итү һ.б.) мөмкинлегенә законда билгеләнгән тәртиптә милек хокукы булган затлар гына ия, дип ассызыкладылар Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтендә.

Барлык яңалыклар