1 нче марттан федераль законның торакны дәүләт теркәвенә алу турындагы төп нигезләмәләре үз көченә керде.
Фото: Денис Гордийко
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, хәзердән башлап проектлы финанслау мөмкинлеге шәхси торак йортлар төзүгә дә кагыла. Моннан тыш, әлеге үзгәрешләр төзүче тарафыннан өлешле төзелеш объектын һәм гомуми милекне тапшыру тәртибен, җир кишәрлегенә һәм анда урнашкан шәхси торак төзелеше объектына хокукны дәүләт теркәве үзенчәлекләрен җайга сала.
Яңа закон нигезендә, хәзер коттедж йортларын төзүчеләр Торак төзүнең бердәм мәгълүмат системасында түбәндәге мәгълүматны ачарга тиеш:
территорияне планлаштыру проектын һәм территорияне ызанлау проектын раслау һәм Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына территорияне ызанлауның расланган проекты турында белешмәләр кертү хакында;
төзелешкә рөхсәт турында;
проект декларациясе турында;
төзелә торган шәхси торак төзелеше объектының урнашу урыны, планлаштырыла торган мәйданы һәм мондый объекттагы һәр бинаның урыны күрсәтелгән планы турында;
шәхси торак төзелеше объекты төзелеше алып барыла торган җир кишәрлегенең мәйданы, шартлы номеры һәм урнашуы күрсәтелгән планы турында.
«Шәхси йортларда яшәргә теләгән гражданнар яңалыкларны һичшиксез бәяләячәк. Бүгенге көнгә кадәр өлешле төзелеш өлкәсе бары тик күп фатирлы йортларга гына кагыла иде. Бу үзгәрешләр Татарстанда комплекслы аз катлы төзелешне үстерү өчен өстәмә стимул булачак», - дип ассызыклады Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. Ведомство мәгълүматларына караганда, 2021 елда гомуми мәйданы 2 млн кв. метрдан артык булган 18 мең торак йорт теркәлгән.