Республикада 8 мең объект рәсмиләштерелгән – ул бу күрсәткеч буенча ил төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә керә.
Фото: Денис Гордийко
2021 елның 1 нче сентябреннән татарстанлылар 4105 гараж объектын һәм 3844 җир кишәрлеген теркәгән. Казан, Чаллы, Әлмәт, Чистай һәм Бөгелмә районнары халкы милек хокукын теркәүнең гадиләштерелгән схемасыннан активрак файдалана, дип хәбәр итә ТР Росреестры матбугат хезмәте.
Гараж амнистиясе турындагы законның гамәлдә булуы 2026 елның 1 нче сентябренә кадәр озайтылды. Шул рәвешле, РФ Шәһәр төзелеше кодексы көченә кергәнче төзелгән гаражны кулланган граждан ул урнашкан җир участогын бушлай милеккә рәсмиләштерә ала.
Росреестрда билгеләп үтелгәнчә, Россия Хөкүмәтендә күчемсез милек объектлары, шул исәптән тимер юлның бүлеп бирелгән полосасы чигендә урнашкан гаражлар хуҗалары (әгәр бу участокларны тимер юл транспорты ихтыяҗлары өчен куллану планлаштырылмаса) алар астында җиргә хокукларны рәсмиләштерә алачак. Моннан тыш, Дәүләт Думасында гараж кооперативлары һәм ширкәтләре төзү кагыйдәләрен билгеләүче закон проекты карала.