Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2022, 14:41

ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе: авария хәлендәге йортлар турында мәгълүматны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертәчәкләр

Күчемсез милек сатып алыр алдыннан, якын арада йортны сүтү планлаштырылмыймы икәнлеген белергә мөмкин булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). 1 нче февральдән Россиядә күчемсез милек сатып алганда йортның торышы һәм аны якын арада сүтү планлаштырылмыймы икәнлеге турындагы мәгълүматны оператив рәвештә белергә мөмкин булган закон үз көченә керде. Күп фатирлы йортны авария хәлендә, сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиеш дип тану, шулай ук аны яшәү өчен яраксыз дип тану турында белешмәләр хәзер Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертеләчәк һәм реестрдан өземтәләрдә чагылыш табачак.

Татарстан буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтендә аңлатуларынча, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тиешле мәгълүматны ведомствога 1 нче июльгә кадәр җибәрергә тиеш. Әлеге мәгълүматларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертәчәкләр, алар запрослар буенча өземтә рәвешендә биреләчәк. Бу гражданнарның мәнфәгатьләрен якларга, аларны яраксыз торак сатып алудан саклап калырга, шулай ук күчемсез милек реестры мәгълүматларының актуальлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзер мондый мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә табу кыен, чөнки авария хәлендәге торак реестрлары ачык кулланылышта юк. Моннан тыш, әгәр кеше торактан күченгәндә иске торак мәйданы өчен компенсация ала икән, ул тагын шундый ук торакны сатып алырга мөмкин, ә Дәүләт аны яңадан күчерү өчен ике тапкыр түли, дип аңлаталар ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе матбугат хезмәтендә.

ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 173 йорт авария хәлендә дип табылган. Исегезгә төшерәбез, Казанда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2021 ел этабы кысаларында авария хәлендәге 13 йортны 100 торак бинага күчерү планлаштырыла, аларда 294 кеше яши. Хәзерге вакытта 263 кеше күченгән, калганнары күченүне дәвам итә. Узган елның сентябрендә 2022 ел этабын гамәлгә ашыру башланды, ул 267 торак бинага 18 йортны күчерүне күздә тота. 164 гаилә яңа фатирлардан ачкычларын алган инде.

Барлык яңалыклар