В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күрсәткеч буенча республика – ил төбәкләре арасында лидерларның берсе.
Фото: Денис Гордийко
Милек хокукын теркәүнең гадиләштерелгән схемасыннан Казан һәм Яр Чаллы халкы башкалардан активрак файдалана. Һәр шәһәрдә 1,1 меңнән артык объект рәсмиләштерелгән.
«Бер елдан артык вакыт эчендә Татарстан Республикасында гараж амнистиясе буенча 2943 җир кишәрлеге һәм 3256 гараж билгеләнешендәге объект теркәлгән. Ведомство даими рәвештә халык һәм җирле үзидарә органнары белән методик һәм аңлату эшләре алып бара. Татарстанлылар гараж амнистиясеннән киләсе дүрт ел дәвамында да актив файдаланырлар дип көтәбез», - диде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. Исегезгә төшерәбез, милек хокукын гадиләштерелгән схема буенча 2026 елның 1 нче сентябренә кадәр теркәргә мөмкин.
Гаражны һәм җир кишәрлеген милеккә бушлай рәсмиләштерү өчен татарстанлыларга җирле үзидарә органына гараж булу фактын раслаучы гариза һәм теләсә нинди документ белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җентекле инструкция белән сылтама буенча танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Росреестрының матбугат хезмәте.