В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ясалма сулыктагы су гигиена таләпләренә туры килми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе казанлыларга Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә су керергә тыйды.
Бүгенге көндә әлеге ясалма сулыктагы су микробиология күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә туры килми, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
Искәртергә кирәк, Казанда “Локомотив”, “Түбән Заречье” һәм “Тирән күл” пляжлары эшли.