Бүгенге көндә республикада яшәүче өлкән яшьтәге халыкның 32%-ы вакцинацияләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август, Ксения Швецова). Бу атнада Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны, узган атна белән чагыштырганда, 2,8%-ка кимегән. Әмма шул ук вакытта, июль белән чагыштырганда, авыручылар санының 10,7%-ка артуы күзәтелә, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Узган тәүлектә Татарстанда 50 яңа инфекция очрагы теркәлгән, барлыгы үсеш белән – 24 мең 925 очрак. 100 мең кешегә исәпләнгән күрсәткеч –638, тәүлеклеккә үсеш темпы 0,2% дәрәҗәсендә саклана, дип хәбәр итте Л.Авдонина. Бүгенге көндә Татарстанда 32 Британия штаммы һәм 83 Һиндстан вирусы белән авыру ачыкланган. Узган тәүлектә 37 кеше, пандемия башланганнан бирле – 21 мең 963 кеше сәламәтләнгән.
Гаилә эчендә йоктыруның яңа очраклары хезмәт коллективларында йоктыру саныннан 2,7 тапкырга артык. Бүген, Л.Авдонина сүзләренә караганда, инфекция учаклары дип танылган коллективларда мәҗбүри вакцинация үткәрү өчен 377 карар чыгарылган. «Карарны дөрес һәм адекват кабул иткән оешмаларның күп өлеше вакцинация үткәреп, коллективларының куркынычсызлыгын тәэмин иттеләр. Бары тик өч оешма гына башкарылган эшкә хисап тотмаган, аларның барысы да хокук бозу турында беркетмә төзүгә чакырылган», – дип өстәде спикер.
Татарстанда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә объектларны тикшерү дәвам итә. Бер атна эчендә белгечләр 326 объектны тикшергән, шуларның 63-ендә хокук бозу очраклары ачыкланган – бу гомуми санның 19%-ка якыны. Тикшерү йомгаклары буенча 500 мең сумлык хокук бозулар турында 61 беркетмә төзелгән.
Соңгы вакытта вакцинация темплары кимүе күзәтелә, дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков. «Моны без халыкның үзен-үзе тынычландыруы белән бәйлибез. Безне бу вәзгыять бик борчый, – диде ул. – Уку елы башлана, һәм бу өстәмә куркыныч тудыра. Сентябрь аенда вакцинацияләнмәгән халык саны арту сәбәпле, сәламәтлек саклау системасы өчен өстәмә кыенлыклар килеп чыгар дип куркабыз. Сүз уңаеннан, күптән түгел яңа тикшеренүләр үткәрелде, алар вакцинаның нәтиҗәле булуын һәм авыруның авыр формаларын узарга ярдәм итүен раслады».
Хәзерге вакытта республикада яшәүче өлкән халыкның 32%-ы вакцинацияләнгән: 951 мең 273 татарстанлы, шул исәптән икенче прививканы 778 мең 937 кеше ясаткан.